» 
 » 
Пар балдаклар



Зулейла - Пар балдаклар - Текст песни

Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез, 
Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез. 
Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә, 
Бер-беренә туры карап "Без - тиң ярлар" дигәнгә. 

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, 
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. 

Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез, 
Җил-давыллар булмый калмас - барына да түзегез. 
Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен, 
Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен. 

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, 
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. 
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, 
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә. 

Кадерле кәләш белән кияү! 
Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез! 
Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез! 

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, 
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. 
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, 
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә. 

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, 
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
   
Другие материалы по этой песне:
  • Текст (слова)

https://primanota.net/zuleila/par-baldaklar-lyrics.htm